Чордашлар сүзе

Мөгаллим шагыйрь

Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов менә дистә еллар дәвамында балаларны, тәрбия-белем бирү өлкәсендә хезмәт итүчеләрне, әти — әниләрне берсеннән – берсе матур шигырьләре, китаплары белән сөендереп килә. Үзенең дә хезмәт биографиясе башлыча мәктәп белән бәйләнгән. Мөслим районы Түреш авылында туып үскән егет Күбәк урта мәктәбендә укыганда ук актиылыгы, үзешчән сәнгатьтә башлап йөрүче булуы белән(оста баянчы, төрле гармуннарда, курай, кубыз кебек уен коралларында халык көйләрен зәмен чыгарып, зәүкый нечкәлектә уйный) дан казана.Казан дәүләт университетын тәмамлагач та, туган җиренә кайта. Гомер буена Мөслим ягына тугры булып, зарланмый, сыкранмый берсеннән – берсе җаваплырак вазифалар башкара, һаман да озак еллар үзе директор йөген тарткан Мөслим урта мәктәбендә (хәзер – лицей) укучыларга ана теле мөгаллиме буларак, туган телебез серләрен өйрәтүен дәвам итә. Ул мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләрне өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә яза. Шулай да ул балалар поэзиясендә ныклы урын алды. Аның шигырьләрен балалар ярата, үз итә. Китаплары “Иң күп укылучы китап” бәйгеләрендә җиңүчеләр арасына керә. Күптән түгел аңа республикабызның Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелде.
Мөҗәһит Әхмәтҗановның шигырьләрен укыгач, күңелгә килгән фикер шул: балалар әдәбиятына талантлы, үзенчәлекле, катлаулы темаларны шигырь теленә күчерүдән курыкмаган кыю шагыйрь килде. Ул шигырьләргә мәгънәви нагрузка гына түгел, хезмәт – эш йөкләме дә салынган; алар балаларга гына түгел, укытучы коллегаларын да истә тотып, дәрестә куллану өчен менә дигән чыганак буларак иҗат ителгәннәр.
Шагыйрьлгә эзләнү юлында яңадан – яңа уңышлар телисе килә. Эш кешесенә көн бик кыска сыман тоела, гомер бәрәкәтле иҗатта үтсен иде.
Факил Сафин,Чаллыдагы рухи мирасны өйрәнү фәнни – методик үзәге җитәкчесе.

_________

Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә — Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Мөҗәһит мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 1996 нчы елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы “ дигән исемнәргә лаек булды, югары категориягә ия. 2007 нче елда ул “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелде.”Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбленең актив әгъзасы.Халык уен коралларында уйнау буенча күп тапкырлар лауреат исеменә лаек булды.
Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер дистәдән артык китап авторы. “Очты, очты…” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында икесе дә икенче урынга лаек булды.2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора.
Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.
Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган “Кыңгыраулы мәктәп еллары”, үзе урта белем алган Күбәк авылы һәм аның мәктәбе тарихына багышланган “Күбәгем – туган төбәгем” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле. 2009 нчы елда “Рухият” фонды тарафыннан “Зирәк булу кирәк” исемле табышмаклар китабы дөнья күрде.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мөҗәһитнең үз дөньясы, үз мәктәбе, үз балалары. Аның шигырьләре мәктәп тормышыннан шаулап – гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә.
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре.

_______

Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрьдә, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.
Галимҗан Гыйльманов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге бүләк иясе.

_______

Мөҗәһитнең күңеле дә яшәү шатлыгы, илаһи якты нур белән тулы. Тормышны ул комсызларча ярата, аның барлык төсләрен күзләре ярдәмендә, тавышларын колаклары аша күңеленә сеңдерергә омтыла, яшәешнең барлык тирбәлешләрен, аның бөтен гүзәллеген һәрбер күзәнәге белән суыра, шуннан ләззәт – шатлык ала.
Фоат Садриев, язучы һәм драматург, Тукай бүләге иясе.