Тагын бер клип «Без әле яшибез…»

Туган авылыбыз Түрешкә тиздән 100 яшь тулачак. Авылыбызда яшәүчеләр саны көннән — көн кимүгә карамастан,  безнең өчен аның кадере артканнан — арта гына. Түрештә туып, анда бала чагын үткәргән  авылдашларның барсы да аны сагына торганнардыр. Татар дөньясына билгеле, популяр шагыйребез Харрас Әюп  истәлегенә чишмәбезгә аның исеме бирелде. Ә ул чишмә  җәй буе авылдашлар, аларның балалары, оныклары тавышыннан гөрләп тора. Чишмәбез  янына читтән кунаклар да килеп тора әле.Аның яныннан язучылар, артистлар да өзелми.

 

 

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *