Шәҗәрәләр

 

шаж 1

древо2

                                Әткәй Мирзаһит яклап шәҗәрәм

 

шаж2

древо4

                              Әнкәй Җүәйрә яклап шәҗәрәм

 

шаж 4

  Тимерхан бабай яклап шәҗәрә

 

шаж3

                        Сәвия әби яклап шәҗәрә

DSC04913-NXPowerLite  DSC05362-NXPowerLite

Фотошәҗәрәләрем

бабаймаксут

Шэжэрэ 2

Исламислам2тимерхан1сәвияСәвия әби яклап нәсел шәҗәрәсе

Харрас Әюп
Хөрмәтле Мөҗәһит туган!
Син бит таза, нык тамырлы
Мәкъсөт дигән нәселдән.
Аның затлы балалары
Гасырларга чәчелгән.
Җиде буын бабаңны бел…
Онытмадың беркайчан,
Мөҗәһит булалмас идең
Син аларны белмәсәң.
Шуларның бар моңын  җыйган
Чылбырдагы бер буын,
Юкка гына түгел бит ул
Синең мондый булуың.
Кураеңда шигыреңдә
Ил юатыр көй йөри.
Илле диләр,
Игелекнең
Яше була димени!
Гомереңнең мондый серен
Белмәгәнбез лә элек:
Сыздырыр әле, сыздырыр,
Сезнең нәсел – мәңгелек…
2000.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Шәҗәрә төзим әле

 

 Мәрҗәннәр кебек сибелгән
Туган – тумачаларым.
Бөртекләп җыеп арыдым,
Чәчем бетте чаларып.

 

Гади булсалар да алар,
Алтынга тиңнәр икән.
Белми йөргәнмен шуларны,
Менә бит кемнәр икән!..

 

Һаман әле шәҗәрәмнең
Очына чыга алмыйм.
Исәнләшми йөргәннәрнең
Туган икәнен аңлыйм.

 

Мәрҗәннәр күк сибелгәнбез
Дөньяга килгәнбез дә.
Туган кадерләрен белү
Җитми шул һаман безгә…

 

Шәҗәрәмне төзим әле,
Берүк миннән калмасын.
Чордашларның исе китмәс,
Оныкларым аңласын!..