КПСС һәм ВЛКСМның Мөслим райкомы 1 нче секретарьлары

 Мөслим район партия оешмасының 1 нче конференциясе 1930 нчы елның 12 нче сентябрендә уздырыла. Анда районлаштыру һәм башка мәсьәләләр карала. Шул ук көнне үткән 1 нче пленумда райком секретаре итеп Әхмәтшин, район башкарма комитеты рәисе А.И. Ильин, комсомол секретаре булып Ганиев сайланалар.

(Ә.Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр)

Район партия комитетының 1 нче секретарьлары: Әхмәтшин, Ш.Ф.Фәррахов (1930 — 1933), Х.Б.Баев, Г.С.Семенов, Ш.Р.Шакиров, Х.Г.Галиев, Х.Х.Хәйруллин, Г.Ш.Исмәгыйлев, Ф.Т.Әминов, В.Б.Биктимеров, Ф.Ф.Сазонова (эшләгән еллары билгеле түгел), Искәндәров Салих Искәндәр улы (Саба районы) — 1948-1957, Хөсәенов Мәгъсүм Шәйгазам улы — 1957-1961, Вәлиев Габделхак Шакир улы — 1961-1963 елларда эшләделәр.

1963-1964 елларМөслимнең Сарман районына кушылган чоры.

Хәбибуллин Рәис Хисам улы (Азнакай районы) — 1965-1985

Вәлиуллин Җәүдәт Зәет улы (Лаеш районы) — 1985-1990

Хафизов Гариф Хафиз улы (Югары Табын) — 1990-1991

Район башлыклары:

Шәрипов Рөстәм Мирзагали улы (Кырынтау) — 1994-2001

Хәбипов Ришат Рәшит улы (Баулы районы) 2001 — 2013

Муллин Рамил Хәмзә улы (Мөслим) 2013 нче елдан

68

Татарстан өлкә партия конференциясендә. Алгы рәттә: уңнан икенче — Кәнитә Ганиева, КПСС райкомының беренче секретаре Р.Х.Хәбибуллин. Икенче рәттә сулдан икенче — «Урал» колхозы рәисе Гаттаров Мирза Бәлүл улы.1970 ел.

Мөслим районында  ВЛКСМ райкомының 1 нче секретарьлары булып эшләүчеләр исемлеге.

c93eeb852acd

  1. Ганиев Зиятдин Гани улы (Вәрәшбаш авылыннан) — 1930 — 1933
  2. Әгъләмҗанов Сәет , 1933 – 1938
  3. Сабиров Миргасим Сабир улы(В.Баш) 1938 – 1941
  4. Егорова Евдокия Роман кызы (Яңа Усы) 1941 – 1946
  5. Юнысов Рәшит Юныс улы ,1946  – 1948
  6. Фәйрушин Заһитхан Әхмәтхан  улы,1948 – 1954
  7. Хәмидуллин Ильяс Гыйззәтулла улы, 1954 – 1956
  8. Курамшин Нәзир Таһир улы, 1956 – 1957
  9. Иванов Павел Федор улы (Мөслим) , 1957 – 1960
  10. Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы(Мөслим), 1960 – 1961
  11. Хиалиев Данил Хафиз улы (Мөслим) 1961 – 1962
  12. Оленин Альберт Николай улы (Яңа Усы) 1962 – 1968
  13. Габдрахманова Тәслимә Нәби кызы (Иске Карамалы)1968 – 1970
  14. Шәвәлиева Марсила Камалетдин кызы(Иске Исәнсеф) 1970 – 1971
  15. Низамов Илгиз Хафиз улы(Түреш) 1971 – 1981
  16. Зиннуров Ильяс Авзал улы (Торыш) 1981 – 1984
  17. Фәтхуллин Рәсим Гыйлемҗан улы (Октябрь) 1984 – 1986
  18. Галимәрданов Рифат Нәҗип улы (Тат. Мөшеге)  1986 – 1987
  19. Иванов Василий Михайл улы(Мөслим) 1987 – 1990
  20. Хаков Рафил Солтан улы (Мөслим) 1990 – 1991

1991 нче елның августыннан ВЛКСМ оешмалары яшәүдән туктады.

• Комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (tat.lat.Komsomol, рус. Всесоюзный ленинскийкоммунистический союз молодёжи, ВЛКСМ) — ССРБда 1918—1991 елларда гамәлдә булган яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.

Тарих

• 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре 1 нче Бөтенрусия корылтаенда Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан — Русия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — ВЛКСМ. Аның эшчәнлеге Коммунистлар фиркасе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. Югары органы — Бөтенсоюз корылтае, корылтайлар арасында – Үзәк Комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк Комитетының бюросы, секретариаты сайлана. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.

• Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар фиркасе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазифасы чын патриотлар, аңлы, югары белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан әзерлекле коммунизм төзүчеләрне тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буыны пролетар интарнационализм принципларына тугърылык рухында тәрбияләүгә омтыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.

Комсомолның бүләкләре

1928 – Кызыл Байрак ордены – гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе елларында күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен.

1931 – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – беренче бишьеллыклар чорында хезмәттәге батырлыклары өчен.

1945 — Ленин ордены – Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен.

1948 – Ленин ордены – Яшьләргә коммунистик тәрбия бирүдә һәм социалистик төзелештәге актив эшчәнлеге өчен комсомол төзелүенең 30 еллык юбилее уңаеннан.

1956 – Ленин ордены —  комсомолларның һәм яшьләрнең социалистик төзелештә, чирәм җирләрне үзләштерүдәге актив эшчәнлеге өчен.

1968 – Октябрь революциясе ордены – комсомолларның һәм совет яшьләренең Совет властен ныгытуга , Ватан өчен көрәштә күрсәткән каһарманлыгы, социалистик һәм коммунистик  төзелештә актив катнашканы , үсеп килүче яшьләрне В.И.Ленин рухында тәрбияләве һәм ВЛКСМ ның 50 еллыгы уңаеннан.

88px-Komsbilet   107px-За_активную_работу_в_Комсомоле   140px-The_mandate_of_delegate_the_all-Union_Congress_Komsomol_USSR,_1987

Пионер атрибутлары

5cfe101f85b6

Комсомолның оештыру төзелеше

Комсомолның оештыру нигезе булып башлангыч комсомол оешмалары тора. Алар кимендә 3 кеше булганда , оешм а – предприятиеләрдә, колхоз – совхозларда, мәктәпләрдә, уку йортларында, хәрби берләшмәләрдә оеша.

Комсомолның башлангыч оешмасының югары органы булып комсомол җыелышы тора. Район комсомол оешмасының югары органы – конференция, ул ике – өч елга бер тапкыр уздырыла. Конференция район комсомол комитетын сайлый, район комсомол комитетының һәр квартал саен җыелышлары (пленум) уздырыла. Ул эшләгән чорга йомгак ясый, киләчәккә бурычлар билгели. Конференция шулай ук район комсомолының эшче идарәсен (бюро) сайлый. Ул гадәттә 9 – 11 кешедән тора. Бюро утырышлары даими уздырылып тора. Аларда комсомолга кабул итү һәм агымдагы мәсьәләләр карала.

Башлангыч һәм гомумән комсомол оешмасының эше белән секретарь (секретарьлар, бүлек мөдирләре, төрле белгечләр) җитәкчелек итә. Алар комсомол оешмасының эшче аппаратын тәшкил итәләр.

Бөтенсоюз комсомол оешмасының югары органы булып комсомол съезды исәпләнә. Ул 4 елга бер тапкыр уздырыла. Съезд араларында комсомол белән җитәкчелек итү өчен, Үзәк Комитет сайлана.

Район комсомол тарихыннан

1965 нче елдан район Сарманнан аерылып, кабат мөстәкыйль булып оеша. Район комсомол комитетының беренче секретаре итеп Оленин Альберт Николаевич(Яңа Усы авылыннан) сайлана. Ул 1968 нче елга кадәр эшли. 1968 – 1970 нче елларда бу вазифаны Вәлиева Тәслимә Нәбиевна башкара(Иске Карамалы).1970 1071 нче елларда беренче секретарь булып Шәвәлиева Марсилә Камалетдиновна эшли(Иске Исәнсеф).1971 нче елны бу вазифага Низамов Илгиз Хафизович (Түреш) сайлана һәм ул район комсомол оешмасы белән 1981 нче елга кадәр җитәкчелек итә.

Бу чор илебездә комсомолларны һәм яшьләрне барлык яктан да үскән, сәләтле, актив тормыш позициясе алып баручы, хезмәттә, укуда, җәмгыятьтә үз урынын дөрес табучы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү белән билгеләп үтелде.

1971 нче елда район комсомол оешмасы 3400 кешене берләштерде (илдә – 28 млн). Район комсомоллары һәм яшьләре авыл хуҗалыгы, төзелеш эшенә үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Күп кенә оешма – предприятиеләрдә комсомол – яшьләр коллективлары, фермалары, участоклары, бригадалары эшләде. Район комсомол оешмасы 1974 нче елда “Комсомол – авыл мәктәбенә!” дигән Бөтенсоюз хәрәкәтендә катнашып, җиңүчеләр рәтендә ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байрагына лаек булды. ”Авылда техник прогресс өчен!” хәрәкәте ярышларында җиңеп чыкты һәм 1976 нчы елда шулай ук ВЛКСМ ҮК ның Кызыл Байрагын алды.

1974 нче елны ВЛКСМ ның 17 нче съезды узды. Анда безнең район комсомол оешмасыннан делегат булып “Урал” колхозы Дусай авылы сөтчелек фермасы савымчысы Ханова Рәкыя Госман кызы катнашты. Съезддан кайткач, ул “Урал” колхозы комсомол оешмасы секретаре итеп сайланды( шул ук колхозның рәисе Гаттаров Мирза Бәлүл улы КПССның 24 нче съезды делегаты булып сайланган иде. Ул Ленин ордены иясе дә)

1972 – 1980 нче еллар район комсомол тарихына яшүсмерләрнең “Алтын алка” клубы ярышларында актив катнашу чоры булды. Республикада беренчеләрдән булып һәр мәктәп ишек алдында, район үзәгендә хоккей уены өчен шугалаклар төзелде. Күпчелек укучы яшьләр, яшүсмерләр зур теләк белән хоккей ярышларында катнаштылар. 1974 -76 нчы елларда район яшүсмерләр хоккей командасы республика ярышларында җиңеп чыгып, команда әгъзалары хоккей формасы белән бүләкләнделәр (тренерлары Назаров Рәис, Иванов Альберт). Бу эшләрне башкаруда , әлбәттә, район комсомол комитеты секретарьлары башлап йөрде.

Социалистик ярышта җиңеп чыккан, алдынгы хезмәт үрнәкләре күрсәткән комсомол яшьләр бушлай путевкалар белән илебезнең төрле яшьләр лагерьларына, Болгария, Чехославакия, Венгрия кебек чит илләргә, 1980 нче елда Мәскәүдә үткән 22 нче җәйге Олимпия уеннарына җибәрелделәр.

Илгиз Низамов

Җиңелмәс һәм үлмәс, үлемгә баш бирмәс комсомол (Тагын комсомол тарихы турында…)

Комсомолның 90 еллык юбиллена багышлана

Комсомоллар кемнәр алар?

Яшьнәп торган яшьләр ул.

Баскан җирдә ут чыгара,

Аяз көнне яшьнәр ул.

Комсомоллар нигез салды

КамАЗ калаларына.

Чирәм җирләрне күтәрде

Казах далаларында.

Комсомолга ышанганнар,

Тау – тау эшләр өйгәннәр.

Партиянең ярдәмчесе,

Таянычы дигәннәр.

Яшьлекләре комсомолда

Үткән әби – бабамның

МИн аларны яратамын,

Һәрчак үрнәк аламын.

Без комсомол оныклары,

Комсомол булмасак та.

Без дә батырлык кылырбыз,

Әлегә кылмасак та.

Без дә комсомоллар кебек

Туган илне сөярбез.

Күз карасыдай сакларга

Сүз бирәбез диярбез.

Җирдә эзең калыр, бары

Яшьлегеңдә янсаң ул.

90 яшьлек юбилеең

Котлы булсын , комсомол!

 Мөҗәһит

Илгиз0002

Идел буе комсомол работниклары киңәшмәсендә.Ульяновск. Ленин мемориалы. 1974.

илгиз2

илгиз3

Район комсомол активы пленумнан соң.22.05.1980.

Кнфер

Район комсомол комитеты пленумы.1975.

sl-016sl-084комсомол1Район комсомол конференциясендә. Сулдан уңга: Моряк Йосыпов, Разит Габдрахманов, Илгиз Низамов, Роберт Миңнуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 1978.

Конференция

Район комсомол комитеты пленумы.1975.

минРайон партия комитеты бинасында чыршы бәйрәме. 1976.

Красное знамя

Җиңү Байрагы янында. 1975.

Обелиск

Мөслимдә Батырлар истәлегенә монумент ачу .1974.

обл.конф.

Комсомолның 33 нче өлкә отчет — сайлау конференциясе. 1974.

очрашу, кабинет - копия

ВЛКСМның 90 еллыгы уңаеннан бер төркем комсомол ветераннары.2008.

sl-018

Комсомолның Азнакайда үткән семинары.

sl-017

Өлкә комсомол конференциясендә Мөслим делегациясе

комсомол - копия

Комсомол аппараты работниклары

комсомол

В.И. Ленинның тууына 110 ел тулу уңаеннан Казан Дәүләт университетының мемориаль залында алдынгы комсомол җитәкчеләрен комсомол Өлкә комитеты фотога төшерде.1980.

обелискМөслим урта мәктәбенең"Зарница" уены коллективы белән. 1980 еллар.Район комсомол комитетында бюро утырышы бара.1977.Район комсомол комитеты җитәкчеләре. 1988.Район комсомол комитеты аппаратыЯңа ел алдыннан. 1988."Урман иле " пионерлагеренда комсомол һәм пионер укулары. Район комсомол комитеты секретаре - Фәридә Кирамова. 1980 еллар.Район комсомол комитеты аппараты. 1988.