Мөслим мәзәкләре

Мөслим сандугачы 

Халидә апа Уразаева – Спиридонова Мөслимгә Сарманнан килен булып төшкән. Гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт итте. Бик матур җырлый иде. Хор белән Мәскәүнең съездлар сараена кадәр барып җырлап кайтты. Аңа Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен тиккә генә бирмәделәр шул.Халидә апаны Мөслим сандугачы дип тә йөрттеләр. Мәрхүмәнең кешеләр белән мөнәсәбәте дә бик яхшы иде. Ул беркемгә дә җикереп кычкырмады, сүгенмәде, кабинеттыннан “юк” дип чыгармады, кире бормады. Әле һаман да аның турында, яратып, шундый вакыйганы сөйлиләр. Шулай бервакыт Халидә апа янына(мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән чоры) бер клуб мөдире керә дә аннан бүген кич район үзәгенә концерт белән килүләре, микрофон, магнитофон кебек техник чараларның да кирәк булуы турында  әйтә. Халидә апа гадәттәгечә болай дип җавап бирә: 

— Булыр, булыр, апаем… Микрофон да, магнитофон да булыр. Әйбәт итеп концерт кына куегыз.

Теге клуб мөдире чыгып киткәч, инструкторын чакырып кертә дә сорый бу:

— Карале, бу кайсы авыл клуб мөдире булды соң әле?..

Өч милләт 

Юбилей кичәсендә өч баҗайны иң түргә утырттылар. Тост әйтешүләр ките. Шунда берсе:

— Менә без, өчебез өч милләттән булсак та, шулкадәр дус һәм тату яшибез. Безне беркем дә аера алмый, — диде.

Өч баҗай дигәнебезнең берсе – керәшен, икенчесе – мишәр, өченчесе Мөслим районы татары иде.

Субсидия акчасы

 Ике әби сөйләшеп утыра:

— И малайкаем, бер көнне хат ташучы килеп керде дә”субсидия акчасы” дигән булып, миңа 1 тиен акча сузып ята. Җитмәсә “Менә шушы дукамитка кул да куярсың”, ди. Ачуымнан әллә ниләр әйтеп бетердем үзенә, кул да куймадым.

— Нигә ачуланасың, күршекәем? Киресенчә, хөкүмәтебезгә рәхмәт әйтеп, акчасын алып, кул куеп чыгарырга иде.Бу бит хөкүмәтебезнең 1 тиенебезгә дә тими, гаделлек күрсәтүе дигән сүз. Рәхмәт төшкере…

Хәтерсез комсомол

Күбәк урта мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый идек. Мөслим районы комсомол комитетының  беренче секретаре  Оленин Альберт Николаевич җитәкчелегендәге  күчмә бюро комсомол байраклары белән безнең мәктәпкә пионерларны комсомолга алырга килде. Берәмләп, дер калтырап, директор  кабинетына керәбез. Бу юлы инде сүгелергә түгел,  комсомол тиңелте комсомол булырга! Безгә сораулар бирәләр. Комсомол сафларында тәрбияләнергә әзерлек дәрәҗәбезне тикшерәләр. Чират миңа да җитте. Барлык сорауларга да җавап биргәннән соң,  бюро әгъзаларыннан берсе сорап куйды:

          Энем, син шигырьләр дә язасың бугай…

          Әйе, әзрәк язам шул, — дидем,  кыенсынып кына.

          Берсен сөйләп күрсәтә алмассың микән, — ди бу.

Каушап калдым. Әйтерсең башка салкын су койдылар. Комсомол уставына  язылган кагыйдәләрне яттан беләм,  ә үз шигыремне – юк.

“Яшь ленинчы” да  яңа гына бер шигырем басылган иде. Аның тегелмәсе өстәлдә ята икән. Миңа беренче юлын укып күрсәттеләр. Аннан инде телем ачылды.

Шулай итеп, мин үз шигыремне сөйләп, комсомол сафларына алындым.

 Гарәпчә белүнең файдасы

Бер төркем комсомоллардан гына торган социалистик ярыш алдынгылары белән Казанга экскурсиягә бардык. Дингә каршы көрәшнең кызган чоры: атеизм темасына лекция – докладлар сөйләнә, партия укулары оештырыла… Шулай булса да, яшьләрнең Казандагы бердәнбер Әҗем мәчетен күрәселәре килә иде. Алып киттем мин боларны. Ирекле рәвештә керү юк икән. Каршыбызга мулла килеп чыкты.

          Сез кемнәр? – ди.

          Без Мөслимнән килгән мөслимнәр һәм мөслимәләр. Дин, мәчет белән кызыксынабыз. Хәтта гарәпчә укый да беләбез әле, — дигән булдым мин, мактанасы килеп.

Мулла дигәнем ачылып китте. Ләкин һаман мәчеткә кертергә исәбе юк.

          Сез динебезне генә мыскыл итеп йөрисез, — ди бу. – Яле алайса, менә монда ни дип язылган? – дип, мәчеттәге элмә тактага төртеп күрсәтте.

Миңа, гарәп графикасын студент вакытта ук өйрәнгән кешегә, бу сүзләрне уку авыр түгел иде.

          “Мәсҗет вә гыйбадәт йорты” дип укып бирдем.

Муллабыз гел икенче кешегә әверелде. Безгә хөрмәт белән карый башлады. Аяк киемнәребезне салып, мәчет буйлап рәхәтләнеп, йомшак  келәмнәрдә йөреп чыктык.

Минем дә комсомолларым алдында абруем күтәрелеп китте.

*** 

Казаннан автобуска төялеп, “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле әгъзалары районыбызга кайтып киләбез. ШӘһәрне чыкканда гына бер “гаешник” безнең автобусны туктатты. Шоферыбыз байтак торып керде аның янында. Керә — керешли сүгенә үзе:

                     Менә, малай, — ди бу, — тәки тора салып штраф салмакчы була бит. “Абый, 100 сумыңны үзем булса да түләрмен. ПРотокол төзергә бик тә кирәк иде бит… – дип теңкәгә тиде. Көчкә котылдым… – диде.

Юлда тәртип бозмасаң да  “гаешниклар” ның очрамаулары  хәерле.

*** 

Космонавтика көне алдыннан физика дәресе бара. Укытучы:

          Ягез, укучылар, безнең космонавтларның берничәсен булса да санап күрсәтегез әле.

Шунда Вәли кул күтәрә:

          Гагарин, Терешкова, Белка, Стрелка һәм этләр…

Ат та бүләк 

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче бер язучы үзенең иҗат кичәсен үтәрү мәшәкатьләре белән туган районындагы  таныш авыл Советы рәисенә кайтып керә һәм өстәлгә кесәсеннән бер лимон чыгарып куя. Хуҗа, билгеле, җавапсыз калмый, бер яртысын чыгара. Сөйләшә торгач, шактый кызып китәләр. Рәис тә юмартлана төшә. Шуны гына көтеп торган язучыбыз тегеңә үзенең төп гозерен әйтеп сала:

          Карале, Фәлән Фәләнеч, син минем кичәгә колхоз рәисе булып килерсең дә сәхнәгә менеп, минем адреска бик матур җылы сүзләр әйтеп, бер ат бүләк итәрсең. Юк, синең атың кирәк түгел миңа. Самый главный, синең авыздан “Ат бүләк итәм” дигән сүзең чыксын, дигән.

Табын артында

Шулай бервакыт табын артында ир-атларның характеры турында сүз чыкты.  Татар теле һәм әдәбияты укытучы хатын-кызлар үз ирләре турында  берсеннән-берсе уздырып  сөйләп калырга ашыгалар. Шулар арасыннан берсе:

Минем ир аның турында сөйләгәндә стиль хатасы җибәрсәң, көне буе эндәшми йөри. Шундыйлар да нечкә күңелле ул…

Аларга бер ир-ат кушылды:

И, әгәр сез минем хатын җөмләләрен ишетсәгез, анда орфографик хата да, фактик хата да, грамматик, пунктуацион хаталар да тулып ята. Әйбәт яшибез… Бер генә тапкыр да хата тикшерешкәнебез юк… – диде.

***

Шифаханә каршына килеп туктадым да машинамда утырам. Әле эш сәгате кермәгән. Менә бер дәрәҗәле генә табиб, тәмәкесен тарта – тарта, сукмак  буйлап барды да ишек төбенә килеп туктады. Тәмәкесе тартылып бетмәгәндер инде, тирән итеп суыра – суыра, тартуын дәвам итте. Үзе ютәлли, төкерә, какыра.  Шифаханәгә бертуктаусыз авырулар,  шәфкать туташлары агыла. Берничә минуттан авыруларны кабул итү башланачак.

Бу хөрмәтле табиб дигәнебез үзенең өстәле артында,  сасы тәмәке исләрен янәшәсендәге  шәфкать туташына өрә — өрә, бик килешле кыяфәт чыгарып утырачак инде. Бәлки әле кемнәргәдер:”Тәмәке тартмыйсыңмы соң? Ташларга кирәк. Бөтен авыруларың да шуннан бит” дигән сүзләрне дә әйтер.

Әйе, бүген тәмәкегә каршы аеруча көчле пропаганда  барган көннәрдә беренче чиратта табиблар белән укытучыларга тәмәке чиреннән арынырга кирәк. Үз сәламәтлеген үзе кайгыртмаган табибтан, надан һәм сүзе белән эше тәңгәл килмәгән укытучыдан бүген ни көтәргә кирәк?!

***

Оныгым Булаттан сорыйм:
                     Улым, син иң якын дустыңның телефон номерын беләсеңме?
                     Беләм.
                     Йә әйтеп күрсәт әле.
                     Ике, урындык, чалгы, түгәрәк –тәгәрәк, түгәрәк – түгәрәк.
                     (Ягъни ул болай була инде: 2 – 47 – 88)
***
Шагыйрь Роберт Миңнуллинның “Дусларым – дус – ишләрем” китабында басылып чыккан түбәндәге дүртьюллык шигырь белән укучыларны таныштырдым:
Маймыл агачка үрмәли,
Иң очына үрелә.
Үзе өскә менгән саен,
Күте ныграк күренә.
Әдәбият дәреслегенең авторы Альберт абый Яхин өйрәткәнчә, бу шигырьнең объектив һәм субъектив эчтәлекләрен сорадым. Объектив эчтәлекне нәкъ шигырьдәгечә сөйләп чыктылар. Дөрес, дидем.
                     Хәзер субъектив эчтәлеген сөйләгез инде…
Класс тынып калды. Күпмедер вакыт үткәч, бер укучым басты да:
                     Субъектив эчтәлек шул була, агачка менгән маймылның күтенә карамаска кирәк… – диде.
***
Минзәлә драмтеатры Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен  сәхнәләштереп, Мөслимгә килде.Театр директоры Р.Шәймәрданов безнең лицейга белдерүләр кертте. Оештыру эшләре турында сөйләштек. Укучыларны оешкан төстә клубка алып бару өчен, расписаниедәге дәресләрне көйләү кирәк иде.
Театр директоры  киткәч, расписаниедә утыручы ханым, укытучылар бүлмәсендәгеләргә мөрәҗәгать итеп:
  Анда кызлар да барамы соң? – дип,  җитди генә тонда сорап куйды.

***

Бу хәл узган гасырның 60 нчы елларында була. Актаныш районы егете Әюпов ны  Совет Армиясе сафларына озаталар.Армиядә азмы-күпме русча пупалый башлагач, туганнарына хат язу теләге туа аның.Хәрби частьтә бер генә авыз сүз дә татарча ишетмәгәч, бер кәлимә татар сүзе дә күзгә чалынмагач, конверт тышына  татар сүзләре язуны күз алдына да китерә алмый ул. Хатын тәмам иткәч, конверт тышына мондыйрак адрес сырлап куя:

Белый Знакомский район (Актаныш районы)

Большой Дубский сельский совет (Олы Имән авыл советы)

Деревня Пять Белый Хлеб (Бишкүмәч)

Медведеву (Аюповка)

Хат барып җиткәнме – юкмы, ансы мәгълүм түгел, ләкин ул егет язган адресны безнең якларда  һаман сагынып искә алалар әле.

Әхияр кияве

Мөслимдә яшәүче Әхияр абыйның кызы чутыр кара негрга кияүгә чыкты да Кубага ук китеп барды. Күпмедер вакыт үткәннән соң, кияве белән кызы, парлашып, Мөслим  сабан туена да  кайттылар. И андагы кызыклар!. Халыкны әйтәм… Негрны  беренче тапкыр күрәләрмени…Хәтта артларыннан ияреп йөрделәр. САбантуй мәйданына чакырып, сүз дә бирделәр әле үзенә. Тегесе, мескен, бөтен белгән  урыс сүзләре белән  татар халкын  милли бәйрәм белән котлаган булды. Гөрләтеп кул чаптылар.

Еллар үтте. Бәрәңге алыр вакытлар килеп җитте. Район мәгариф бүлеге  инспекторы Әдип абый Салихов белән басуда бәрәңге казып  ятабыз. Бәрәңге әйбәт кенә чыга. Арада куе караңгы  кызгылт бәрәңгеләр дә күренгәли. Ниндидер икенче төрле  сорт инде. Шундый бәрәңге килеп чыккан саен Әдип абый:

                     Карале , малай, Әхияр кияве баскан икән мондагы басуны!.. – дия иде.

Җырла гына

Мөслим сәхнәсендә Татарстанның 80 яшькә якынлашып килүче мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова концерты бара. Әлфия апа бер-ике җыр  җырлый да күргән-белгәннәрен, башыннан кичергәннәрен сөйли. Илһам Шакировка багышланган чираттагы җырын тәмамлаганнан соң, нидер сөйләргә теләп, тагын пауза ясады.

— Хәзер тагын бер вакыйга сөйләп алыйммы, хөрмәтле якташларым? – дип сүз башлаган иде, арттагы рәттән берәүнең:

— Җырла гына, Әлфия апа, — дигән репликасы яңгырады.

 

 Тагын укыгыз: