Яшик әле Мөслимдә

Яшик әле Мөслимдә
Ташлап киттеләр Мөслимне
Ил чакырган чакларда.
Күпләре ятып та калды
Күз күрмәгән якларда.
Ташлап киттеләр Мөслимне
Халык дошманы булып.
Бик сирәге кайтты кире
Таш капчыктан котылып.
Ташлап качтылар Мөслимне
Хәтта паспортсызлар да.
Җиңелерәк булды качу
Пешеп җиткән кызларга.
Ташлап качалар бүген дә
Әзмәвердәй ир – атлар.
Ярсу җанны тоталмый шул
Оҗмахтай туган яклар.
Ташлап качалар дистәләп,
Ташлап качалар йөзләп.
Йөри алар кызлар күзләп,
Йөри бәхет, мал эзләп.
Әй Туган җир,бәхетемнең
Тамыры бары синдә.
Туар көннәргә куанып
Яшик әле гади генә
Үзебезнең Мөслимдә.

Тукай бәяләр иде 

Шагыйрь Зөлфәт университетта укыганда, җәйге каникулга бергә кайтырга туры килде. Мөслимдә иске мәдәният йорты янына җиткәч, әйтә бу миңа:

— Әйдә, син менә бу баскычка бас та ”Тәфтиләү” не уйна. Мин шигырь укыйм, — диде.

Мин карышып та карадым. “Оялам, адәм көлдермик”, — дидем. ”Юк, — ди бу, — уйныйсың”, — ди. Җитмәсә, халык та үтеп-сүтеп йөри. Ярар, бөтен кыюлыгымны җыеп, курайда “Тәфтиләү”не уйнарга тотындым. Шулчак Зөлфәт бик тә дәртләнеп, кулларын чын шагыйрьләрчә болгый-болгый, Тукайга багышланган шигырен укыган иде.

Безне кем тыңлагандыр, ул шигырь һәм курай моңнары кемгә кирәк булгандыр, ул кадәресен белмим. Ләкин бүген шуны бик еш искә төшерәм: әгәр мәрхүм Тукай  исән булса, Зөлфәтнең иҗатына үз бәясен бирми калмас иде.

Казан мунчасында – курай моңы

Мин Казан университетына укырга барганда, Зөлфәтләр инде 3 нче курста укыйлар иде.Тулай торакта яши башлагач, беренче булып, безнең бүлмәгә Зөлфәт үзе аяк басты. Чөнки без 4 нче тулай торакның 486 нчы бүлмәсендә 3 Мөслим егете яши идек. Мөслимнән берьюлы 3 егетнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килеп керүе кемнәр өчендер аңлашылмаучылык булса, ә Зөлфәтнең иҗаты белән таныш, аны якыннан белгән кешеләр әллә ни шаккатмады. Мөслимнән тагын Зөлфәт кебек шагыйрьләр килгәндер инде, дип кенә уйлаганнардыр.Безнең бүлмәдә Зөлфәт катнашында туган яклар, таныш – белешләр турында кызыклы әңгәмәләр була иде. Миңа да курайда уйнарга туры килгәләде. Бу чорларда  университетка, дөресен әйтергә кирәк, курайны Мөслимнән мин алып килдем. Аны миңа укытучым Карл Мөхәт улы Әхмәтов өйрәткән иде. Ә Карл абый курайда уйнау серләрен Мөслимебезгә бик еш килеп,  төрле смотр концертлары оештырырга ярдәм итеп йөри торган композитор Ифрат абый Хисамовтан  отып калган икән. Ифрат абый — татар кураеның атасы, дисәк тә була.Чөнки татар музыка сәнгатенә 7 уемлы курайны ул кертеп җибәрде. Аның белән парлашып, Ульян шәһәре сәхнәсендә курайда уйнаган әле дә истә.Курайларны чаңгы таягыннан  бик үк сыйфатлы итеп булмаса да, мин дә ясый  башлаган  идем ул чорларда.

Шулай бүлмәдә курай уйнап утырганда, Зөлфәт  минем курайга чат ябышты. “Миңа  бер кураеңны бир”, — ди.Кемнән — кемнән Зөлфәт тиңелте Зөлфәттән курай җәлләп торып буламы? Бирү генәме,  бер  җиңел генә көй дә өйрәтергә  кушты. Курайны да бүләк иттем. “Суда, суда” көен  дә өйрәттем.  Ул көй курайда уйнау өчен иң популяр көй буларак, бүгенге көнгә кадәр уйнала.

Берничә көн үттеме – юкмы,  бүлмәдәш егетебез миңа хәбәр җиткерә. Алар Зөлфәт белән  Казандагы җәмәгать мунчасына барганнар икән. Зөлфәт, билгеле, курайны калдырмаган. Мунчаның ләүкәсенә менеп утырды да  тотынды курайда теге “Суда, суда” ны уйнарга, ди.  Мунчадагы бөтен ир – атлар җыелган аның янына. “Нинди уен коралы бу, каян алдың?.. “ дигән сораулар яудыра  башлаганнар Зөлфәткә. Зөлфәт гадәтенчә кулларын болгый – болгый, татар кураеның тарихын сөйли – сөйли, Казан мунчасында курай турында бер дәрес үткәреп кайткан.Шул вакыйгадан соң күп тә үтмәде, Зөлфәтнең 7 уемлы курай турында матур гына шигыре  дә дөнья күрде.

 

Солдатка озатканда

Хәрби комиссариат янында армиягә китүче бер төркем призывниклар белән аларны озатучы туганнары, дус – ишләре кыюрак егетләрнең сөйгән кызлары мәш килә. Якыннарын һәркем үзенчә озата. Берәүләре гармун уйный, икенчеләре  җырлый, түгәрәк ясап, уртада биючеләр дә бар. Ә читтәрәк, койма буенда, бер кыз кулларын кулга тотынып, башын егетнең күкрәгенә салган да, яшь бөртекләренә төреп, иң саф хисләрен бүләк итә.

Менә егетләрне Казанга алып китәргә тиешле автобус килеп туктады. Сул яктагы утыргычка күзлекле бер ханым утырган иде. Комиссариат хезмәкәрләре аша мин аның үзебезнең якташ героебыз Гыймазетдин Вәҗетдиновның тормыш иптәше икәнен белдем. Ул  туган ягына Казаннан кунакка кайткан булган икән.

…Ханым күзлеген салды да, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртеп алды. Башта мин моны гадәти бер күренеш итеп кенә кабул иттем. Менә призывникларга “Автобуска утырырга!” дигән команда яңгырады. Ханым күзлеген тагын салып куйды. Йөзен читкә борды. Хәзер аның бу халәтне бик авыр кичереп, йөрәге белән сулкылдап елаганын  аңлау авыр түгел иде.Шушы мизгелдә ирексездән күз алдына икенче  Бөтендөнья сугышы башланган көннәр, бергә булу шатлыгының рәхәтен дә тоярга өлгерә алмаган Гыймазетдин, аның фин фронтында  батырларча һәлак булуы кебек картиналар берсе артыннан берсе тиз генә узып китте. Автобуска булачак солдатлар кереп тулды. Тәрәзәләрдән кулъяулыклы куллар очарга омтылган кошлар сыман җилпенделәр дә җилпенделәр. Автобус әкрен генә халык төркемен икегә аерып кузгалып китте.

 

 Кая барсаң да таныйлар

2004 нче елның июнь аенда безнең “Тугай моңнары” фольклор ансамблен Түбән Новгород шәһәренә 3 нче Бөтенроссия фольклор фестиваленә чакырдылар. Бик яңгырлы көнне барып төштек. Үзәк урам буйлап шәһәр белән танышып йөргәндә, безне мәктәбебезнең 11 нче сыйныфын күптән түгел генә  тәмамлап, медицина көллиятендә укучы  бер кызыбыз күреп калган. Ул безнең яннан “Ашыгыч ярдәм” машинасында узып киткән икән. Шул ук көнне Мөслимдәге апасына кәрәзле телефоннан хәбәр дә иткән.”Мөҗәһит абыйны күрдем, күзләремә яшьләр килде”, — дигән. Кайтуыма, шул хәбәрне апасы миңа  җиткерде.Менә ,мин әйтәм,  инде иреккә чыктым дип, теләгәнчә йөреп кара, даның бөтен Рәсәйгә таралыр. Эчтән генә шулай уйлап куйдым.

Торналар булып кайткандыр

Бу хәл 1995 нче елның 9 нчы маенда, ягьни Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән вакытта Мөслимнең ял паркында булды. Көн гаҗәеп матур. Чалт аяз. Җылы. Кыскасы, шундый бәйрәм өчен сайлап алган диярсең. Паркта аяк басар урын юк. Халык. Ул балалар! Нинди төсләр белән генә бизәлмәгән алар!

Менә трибунада район администрациясе башлыгы тантаналы нотык сөйли башлады. Шулвакыт кемдер видеога төшерүче оператор янына йөгереп килде дә һавага төртеп күрсәтте. “Төшереп кал!” янәсе. Безнең баш өстебездә, биектә — биектә бер төркем торналар тавышсыз гына очып баралар иде. Бөтен халыкның күз карашы  торналарга төбәлде. Докладчы  сөйләүдән туктады. Чөнки аны беркем дә тыңламый,  әлеге нотык янында бер төркем торналар тудырган эчтәлек бик күпкә артыграк һәм тирәнрәк иде.

Торналар әкрен генә әйләнделәр дә киттеләр. Аннан тагын очып килделәр. Шулай итеп, 3 – 4 тапкыр урап, безнең баш очыннан бәйрәм тамашасын күзәттеләр алар.

Бу могҗизаны нәрсәгә юрарга да белмәдек. Әллә Мөслимнән чыгып китеп, туган якларын әйләнеп кайта алмаган 5 меңгә якын сөлек кебек егетләрнең җаннары  шушы юбилей көнендә торналар булып кайтты микән?

Күзләрдә яшь, тирә — якта бәйрәм иде.

 

***

Батырлар шәһәрчегенә
Кайтардылар
Танк.
Таштан калыккан батырлар
Алды аны
Танып.
Ташка уелган якташлар
Таң калдылар
Тынып.
Йөрәкләре генә янды
Мәңгелек ут
Булып.
Салаватча
Салаватча киенәләр,
Салаватча көләләр.
Салаватча кыланганны
Бөтен җирдә беләләр.
Бөтен яклап Салаватка
Охшарга тырышалар.
Балаларга Салават дип
Исемнәр дә кушалар.
Салаватча  сөйләшәләр,
Хәтта әле җырлыйлар.
Салават орышмас микән
Мине диеп тормыйлар.
Салаватны күрсәтәләр,
Салаватны тыңлыйлар.
Чөнки аның җырлары бит
Бик тиз онытылмыйлар.
Салаватның исе китми:
-Күбәйде андыйлар, — ди.
-Миңа охшап йөрсәләр дә,
Мин була алмыйлар, — ди.
Калдырабыз
Яхшымы без, яманмы без,
Барыбыз да калдырабыз.
Көне – төне хәсрәтләнеп,
Йөрәкләре яндырабыз.
Калдырабыз зиратларда
Әтине дә, әнине дә.
Калдырырлар, белеп торам,
Хатынны да һәм мине дә.
Калдырабыз, ә шулай да
Онытмыйбыз без аларны.
Тик калдырырга язмасын
Аталарга балаларны.
***
Урам тулы бала – чага,
Барсы сәпиттә чаба.
Ә татарча белүләре –
Барсының да бер чама.
“Исәнмесез!” дип әйтәләр
Безгә хөрмәт йөзеннән.
Ә үзара сөйләмнәре
Тора урыс сүзеннән.
Әбиләр дә урысчага
Күчкәләп алгалыйлар.
Нишләсеннәр, оныклары
Татарча аңламыйлар.
Безнең буында өзелә,
Ни аяныч, телебез.
Киләчәктә, исән булсак,
Тагын ниләр күрербез…
Югалмаска иде
Исән чакта югалмаска иде,
Буялмаска иде шакшыга.
Һәр нәрсәне догаларым белән
Теләп ятам бары яхшыга.
Югалмаска иде шигърияттән,
Югалмаска иде сәнгатьтән.
Тел ачкычы бирсен иде Ходай,
Аермасын иде сәләттән.
Югалмаска иде кешеләрдән
Туганнардан һәм дус – ишләрдән
.Таныш – белешләрем артсын иде
Көтелмәгән барлык төшләрдән.
Югалмаска иде исән чакта,
Файдаң кимегәнең белгәч тә.
Укысыннар, соклансыннар иде,
Югалмаска иде үлгәч тә…

***

Хатын – кызга никтер нәфис булу,
Матур булу гына килешә.
Без аларны мактап өйрәнгәнбез
Авыр йөк күтәргән килеш тә…
Хатын – кыздан ишетәсе килә
Тик ягымлы, сихри сүз генә.
Бөтен яклап чын алиһә кебек
Тартып торсын иде үзенә.
Хатын – кыз бит безне тудырган да,
Хатын – кыз бит безгә җан биргән.
Моңы белән бергә телен биргән
Һәм ярату хисен сеңдергән.
Хатын – кызда бөтен өметебез,
Хатын – кызда – тормыш тоткасы.
Хатын – кызны берүк рәнҗетмик,
Шат яшәсен алар, кыскасы…
***
Питрау да узып китте –
Җәйне һаман күргән юк.
Үзе салкын, яңгыр да җил,
Рәхәтләнеп йөргән юк.
Сандугачлар да сайрамый,
Күкеләр дә кычкырмый.
Кошлар да матур җәй көтә-
Балаларын очырмый.
Җиләк – җимешләр дә “җәй” дип
Өлгергән, пешкән булды.
Кайсы кибеп, кайсы череп
Өзелеп төшкән булды.
Җәйнең килере күренми,
Көз капка ачкан бугай.
Җәйнең бөтен матурлыгы
КАядыр качкан бугай.
***
Күке, сандугачлар тынгач,
Урап кайттым урманны.
Зур бер гаҗәпсенү белән
Тыңлап тордым мин аны.
Сандугач булып сайрадым,
Кычкырдым күке булып.
Нинди җавап булыр икән,
Диеп тордым, онтылып.
Ни гаҗәп, шунда сандугач
Әй сайрарга тотынды,
Вак – төяк чыркылдык кошлар
Сайрауларыннан тынды.
Әйтерсең ул миңа: “Шулай
Сайрыйлар аны…”, — диде.
“Урманга кереп төшермә
Син безнең данны!” – диде.
Җил дә вакытында исеп,
Яңгыр да вакытында ява.
              Г.Тукай
Тукай энем (гафу ит),
Мин синнән өлкән инде.
Синең егет чакларны
Мин күптән үткән инде.
Син язганның барсына
Шик – шөбһәләр тотмыйбыз.
Хәтта “Шүрәле” ңне дә
Чынга юрап укыйбыз.
Сезнең чорда җил, яңгыр
Гел вакытлы булганнар.
Кура җиләк, җир җиләк
Шулкадәре уңганнар…
Җиләк дигәннән, җиләк
Хәзер дә әйбәт уңа.
ШӘһәр һәм авыл халкы
Ябырылалар шуңа.
Ә яңгырлар… яумаса,
Ай буена таммый да.
Ә бер ява башласа,
Коя бер туктамый да.
Җилләр дә, син язганча,
Исми хәзер, Габдулла.
Бертуктамый гарасат,
Тыныч көннәр аз була.
Син ул язганнарыңа
Ялганнар кертмәдеңме?
Җил, яңгыр мәсьәләсен
Бераз күпертмәдеңме?
Күрсәң иде син бүген
Җилнең ничек искәнен…
Ә яңгырның боз белән
Дулап явып үткәнен…
Юк, күрсәң дә син аңа
Ышанып бетмәс идең.
Туган ягың ямьсезләп,
Язмаңа кертмәс идең.
Әлегә бездә шулай,
Син язганча ук түгел.
Туган яктан чит җиргә
Барыбер тартмый күңел….
15.07.2015.

Минеке

“Минеке бит!..” диеп горурланам,
Яхшылыгын күреп баламның.
Оныкларга карыйм,аларга да
 “Минекеләр!..” диеп каламын.
“Минеке бит!..” диям авылыма,
Асфальт юл бар, газы, су килгән.
Тел биргәнсең миңа, рәхмәт, Ходам!
Яздырмачы туган телемнән.
“Минеке!..” дим туганнарыма да,
“Минеке!..” дип әйтәм халкыма.
Аларны мин йөрәгемдә йөртәм,
Алыштырмас идем алтынга.
“Минеке!..” дим Туган илемә дә
Минеке бит торган җирем дә.
Минекеләр өчен әле урын
Җитәрлек бит йөрәк түремдә!

Әхмәт Гадел

Бар Мөслимгә

Җир йөзендә олуг булам дисәң,
Булам дисәң әгәр тиң җилгә,
Күңел — канат булган чакта исән,
Бар Мөслимгә, дустым, Мөслимгә!
Ык ярларын әйлән, кырларын коч,
Куй йөзеңне җылы наз – җилгә,
Менә кайда кодрәт, дәрман вә көч,
Бар Мөслимгә, дустым, Мөслимгә!
Саф чишмәдәй  җылы, ихлас сүзләр,
Нурлы көннәр хастыр бу илгә.
Кыз, хатыны гүзәл, егетләре бүзләр,
Бар Мөслимгә, дустым, Мөслимгә!
Бар ул хәят, кайда дисәң әгәр,
Таулар кичмә бәхет килсенгә.
Керсен өчен иман, билгә егәр,
Бару кирәк бары Мөслимгә.

2014.

Рәсәйдә әдәбият елы уңаеннан Мөслимдә әдәбият көннәре үтте. Анда ике дистәдән артык язучы катнашты.Шул чарадан кайбер мизгелләр.21.09.2015.

2015-09-21 11-24-50  2015-09-21 11-54-50  2015-09-21 12-03-56DSC08904  DSC08910  DSC08921DSC08981  DSC08936  2015-09-21 13-20-30

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *