Витаминлы бакчабыз

Җәй җиттеме, бакчабызда
Витамин тулып тора.
Берсе бетсә, икенчесе
Өлгереп, булып тора.

Җиләк – җимеш, яшелчәнең
Һәрберсендә — витамин.
Кайсында А, кайсында Б,
Барысын да әйталмыйм.

Әни әйтә витаминнар
Кешене үстерә, ди.
Кайсы акылны арттыра,
Йә тәнгә көч бирә, ди.

Витаминнарның һәрберсен
Юып ашау зарур, ди.
Минем сүзне тыңламаучы
Авыруга тарыр, ди.

Дөрес әйтә минем әни,
Ул бит шәфкать туташы.
Витаминның төрлесенә
Бай була аның ашы.

Гел минем файдага гына
Бу җәйләр үтсен әле.
Сулар сибим : витаминнар
Күп булып үссен әле.

0