Иң кыска ел фасылы

— Ел фасылының кайсысы
Иң кыска? – дип сорадым.
Булат кыю җавап бирде,
Һич тә уйлап тормады.

— Билгеле инде ЯЗ була,
Син аны белмисеңме?
Ике генә хәрефле бит,
Шуны да күрмисеңме?

0