«Ык суларының юллары…»

Ык суларының юллары
Тугайлар арасыннан.
Яшьлегем, кулъяулык болгап,
Салларда бара сыман.

Тал – тирәкләр серләшәләр
Күзләрен алмый судан.
Бер карасаң тын калалар,
Сәҗдәгә киткән сыман.

0