***

Ялгыш кына гайбәт сөйләп аттым.
Сизми калдым хәтта үзем дә.
Каян килгән андый әшәкелек
Сөяксез бер газиз телемә.

Сөйләдем дә хәзер үкенәмен,
Акланырлык сәбәп эзлимен.
Үзем йөрәгемә әмер бирәм:
“Тыялмадың, хәзер түз”,- димен.

0