Көрәш кирәк татарга

Татарга көрәш ят түгел,

Татар һәрчак көрәшкән.

Көрәшеп, дошманын җиңгән,

Көрәш белән берләшкән.

 

Көрәштә туган батырлар,

Табылган сөйгән ярлар.

Гаделлекне байрак итеп

Көрәшкәннәр татарлар.

 

Көрәшкәннәр ирек өчен,

Көрәшкәннәр ил өчен.

Сөйгән ярны саклар өчен,

Туган – үскән җир өчен.

 

Канына сеңгән халкымның:

Ел да мәйдан тотарга!

Үз бәхетен яулау өчен,

Көрәш кирәк татарга.

0